2022 елның 19 ноябрендә «Спас өязе тарихының алтын битләре» чарасы

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

19 ноябрьдә «Пушкин картасы» проекты кысаларында Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре ТР Спас муниципаль районы Бураково урта мәктәбе укучылары һәм Спас районы Көек авылы укучылары өчен «Спас өязе тарихының алтын битләре» дип исемләнгән интерактив театральләштерелгән чара үткәрделәр.
Чарада укучылар Спас өязе шәһәренең тормышы һәм көнкүреше белән 18-19 гасырларда таныштылар. Театральләштерелгән программа геройлары: Петр I, Екатерина II, шәһәр башы һәм дворянка тематик костюмнарда өяз һәм шәһәр тормышындагы иң якты тарихи вакыйгаларны яктырттылар. Программа кысаларында ул чорның популяр бал бию элементлары һәм салон уеннары: лото һәм карталар тәкъдим ителде. Балаларны кул эшләнмәләренең төрле төрләре: йон эрләү, чигү, кәрзиннәр үрү белән таныштырдылар. Укучылар тамашага бик теләп кушылдылар, биеделәр, уйнадылар һәм мастер-классларда катнаштылар. Геройларның костюмнары да зур кызыксыну уятты. Программа ахырында фотосессия үткәрелде.
Чарада 32 укучы катнашты.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

 

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек