2022 елның 24 июнендә «Татнефть» ГАҖнең хәйрия грантлары сертификатларын тапшыру тантанасы булды

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

2022 елның 24 июнендә Әлмәт шәһәрендә «Алмет» иҗтимагый-мәдәни үзәгендә 2022 ел конкурсы нәтиҗәләре буенча «Татнефть» ГАҖнең хәйрия грантлары сертификатларын тапшыру тантанасы булды.
Җиңүчеләр арасында Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Прокофьева Гөлнара Рафаил кызы – Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләр оештыру бүлеге мөдире, «Болгар барыбыз өчен дә» проекты белән халыкның зәгыйфь катламнарын яклау номинациясендә, мәдәни мирас объекты территориясендәге чараларда һәм программаларда катнашу ярдәмендә мөмкинлекләре чикләнгән балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән “Болгар барыбыз өчен дә” проекты белән чыгыш ясады.
2022 елда грантлар конкурсына Татарстанның 42 районыннан һәм Россиянең 9 регионыннан 1409 гариза бирелгән, шулардан 121 проект грант комитеты тарафыннан хупланган. Экспертлар составына федераль фонд-партнерлар вәкилләре, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, фән, мәдәният, сәнгать, дәүләт структуралары, мәгариф учреждениеләре вәкилләре, компания һәм «Татнефть»хәйрия фонды белгечләре керде.
«Татнефть» тә кертелгән грант системасы Татарстан үсешенә масштаблы социаль инвестицияләрнең бер өлеше булып тора. Бүлеп бирелгән грантлар коммерцияле булмаган секторга һәм тулаем республиканың социаль өлкәсенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Грант ияләре «Татнефть» нең социаль проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итүләре өчен зур рәхмәт белдерделәр.

 


 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

 

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек