«Пушкин картасы». 2022 елның 13 июнендә «Исәнме, кояшлы җәй!» интерактив-күңел ачу чарасы.

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 «Пушкин картасы»

 

2022 елның 13 июнендә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Храмова Г. К. һәм Сәгыйрова Г. Ю. «Пушкин картасы» проекты кысаларында Кузнечиха авылының мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен «Исәнме, кояшлы җәй!» интерактив-күңел ачу чарасы үткәрделәр.
Чарада катнашучылар Назаровлар урамында урнашкан музейларда булдылар, анда интерактив-танып-белү формасында Казан губернасы Спас өязенең тарихы һәм мәдәнияте, татар балалар язучысы Абдулла Алишның (1908-1944 еллар) иҗаты белән таныштылар.
«Спас өязе дворянлыгы» музеенда балалар безнең регионнан чыккан танылган дворян гаиләләренең экспонатларын, дворян утарын һәм ишегалды корылмаларын күрделәр.
Укучылар «Елга буендагы шәһәр» музеенда Спас шәһәре тарихы белән таныштылар, Иделдә суднолар йөреше һәм пароходчылыкның ничек үсүен белделәр, борынгы балык тоту кармакларын күрделәр. Балалар Габдулла Алиш музеенда да аның тормышына, иҗатына һәм хәрби батырлыгына багышланган экспозициядә булдылар.
“Болгар чәйләве” музеенда балалар өчен төрле күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Укучылар зур кызыксыну белән борынгы «Лото» өстәл уенын уйнадылар. Аннары прәннекләрнең рәсемләү буенча мастер-класс үткәрелде. Бу бик мавыктыргыч һәм кызыклы иҗади процесс, анда балалар актив катнаштылар.
Соңыннан музей кунаклары өчен гастрономик мастер-класс күрсәтелде, анда «Бал-май»татар кухнясының иң борынгы ризыкларын бирү рецепты һәм традициясе тәкъдим ителде. Балалар зур кызыксыну белән әлеге үзенчәлекле сый әзерләү буенча серләре һәм киңәшләрен тыңладылар, яңа өлгергән ипи белән бал-майны һәм үләннәрдә әзерләнгән чәйне татып карадылар.

 


 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

 

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек