2022 елның 12 июнендә «Россия яңарышы» чарасы

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

2022 елның 12 июнендә Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләр оештыру бүлеге хезмәткәре В.А. Мөхәммәдов музей-тыюлыкка килүчеләр өчен Россия көненә багышланган «Россия яңарышы» дигән чара үткәрде.
12 июньдә без илебезнең иң мөһим бәйрәмнәренең берсе-Россия көнен билгеләп үтәбез. Бу көнне 1990 елның 12 июнендә РСФСР Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде, һәм безнең илдә тарихның яңа бите ачылды. Сүз дә юк, бу көнне без Ватаныбызның нәрсә икәнлеген, геройларны, галимнәрне, язучыларны, сәнгать эшлеклеләрен искә алырга тиеш. Бу чын-чынлап Россия дәүләтчелеге бәйрәме, без ерак гасырларга карап, тарихыбыз һәм халкыбыз белән горурлана алабыз.
Әлеге чара барышында килүчеләр совет чорының тарихы, СССРның таркалуы, Россиянең Дәүләт суверенитетын игълан итү һәм әлеге вакыйгаларның илебез тарихына нәтиҗәләре турында белделәр.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

 

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек