2022 елның 3 июнендә «Безнең тыюлыклы урыннарыбыз» дигән чара узды

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

2022 елның 3 июнендә Болгар музей-тыюлыгының музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге хезмәткәре Л.И. Сабирҗанова музей-тыюлык кунаклары өчен «Безнең тыюлыклы урыннарыбыз»дигән темага чара үткәрде.
Чарада катнашучылар БМО билгеләгән һәм ел саен 5 июньдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне турында белделәр. Бәйрәм 1972 елда БМО Генераль ассамблеясенең 27 нче сессиясендә игълан ителгән иде.
Шул ук көнне Россия экологлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Экологлар көне-табигать саклау эшчәнлеген башкаручы белгечләрнең һөнәри бәйрәме.
Туристлар Болгар цивилизациясе музеенда булдылар, анда Идел буе Болгары тарихы белән таныштылар, шәһәрчек буйлап йөрделәр һәм сакланган архитектура һәйкәлләре белән таныштылар.
Чара барышында кешелекнең әйләнә-тирәлекнең җимерелүенә һәм пычрануына китерә торган глобаль проблемалары кузгатылды. Туристлар әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган хайваннар һәм «Россиянең Кызыл китабына»кертелгән үсемлекләр турында белделәр.

 

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

 

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек