2012 елның 1-2 июнендә «Исәнме, җәй!»
================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========
Җәйнең беренче көннәре Кузнечиха авылы балалары һәм шәһәрләрдән килгән балалар өчен «Сувар» музее хезмәткәрләре, Кузнечиха авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә кызыклы һәм игелекле чаралар белән башланып китте.
1 июнь-Балаларны яклау көнендә мәдәният йортында «Исәнме, җәй!». Балалар уйнадылар, биеделәр, табышмакларга җавап бирделәр һәм татлы призлар алдылар.
2 июнь көнне «Сувар» музеенда «Чикерткә» мәктәп яны ял лагере балалары өчен музей мөдире Садриева Н.М. ике өлештән торган программа әзерләгән иде. Беренчесе танып-белү, ә икенче күңел ачу чарасы иде.
Чара башында Н.М. Садриева «Мин һәм дөнья тирәли» дигән патриотик юнәлеш белән уен-политинформация үткәрде. Балаларга бу вакыйгаларга үз карашларын белдерергә һәм махсус операциядә катнашучы Донбасс сакчыларына ничек ярдәм итә алуларын хәл итәргә тәкъдим ителде.
Балалар даими рәвештә яңалыкларны карап торачаклар, дөньядагы, Донбасста булган вакыйгаларны күзәтеп торачаклар, махсус операциядә катнашучы сугышчыларга изге теләкләр язылган хатлар язачаклар, дигән фикер белдерделәр .
Аннан соң балалар саф һавада, кояшлы көнгә сөенеп, узган еллардагы уеннарны искә төшерделәр.
Очрашу ахырында балаларга программада актив катнашкан өчен медальләр, кәнфитләр һәм грамота тапшырылды.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу