2022 елның 21 маенда «Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга”сәнгать эшләре күргәзмәсен ачу

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

2022 елның 21 маенда Болгар цивилизациясе музееның күргәзмә мәйданында академик РАХ Фиринат Халиков һәм рәссам-стажер Полина Илюшкинаның «Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга» дип аталган сәнгать эшләре күргәзмәсе ачылды.
Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Россия Сәнгать академиясенең Казан шәһәрендәге иҗат остаханәсе рәссам – стажеры Илюшкина Полина Валериевна әлеге бөек вакыйга – Иран, Төркия, Үзбәкстан, Таҗикстан, Мисыр һәм башка илләргә иҗади сәфәрләре нәтиҗәләре буенча язылган рәсем һәм графика картиналары сериясен булдырды.
2022 елда Полина Илюшкина Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган картиналар сериясен, шул исәптән, 921-922 елларда Багдад хәлифенең Идел буе Болгариясендәге илчелегенең төп этапларын күрсәтүче «Ибн-Фадлан сәяхәте ” иҗади планда бик кызыклы картинаны әзерләгән.
Күргәзмәне ачу тантанасында академик РАХ Фиринат Гаптухаевич Халиков, рәссам-стажер Полина Валериевна Илюшкина, фән буенча директор урынбасары Андрей Николаевич Фәсхетдинов, Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре һәм төрле шәһәрләрдән килгән кунаклар катнашты.
П. В.Илюшкина, А. Н. Фәсхетдинов һәм Ф. Г. Халиков сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр.
Күргәзмә 21.06.2022 гә кадәр дәвам итәчәк.

 


 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

 

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек