2022 елның 21 маенда “Изге Болгар җыены”
================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========
2022 елның 21 маенда, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул иткән көнне, Болгар музей-тыюлыгы территориясендә «Изге Болгар җыены»дип аталган Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар узды. Бу тантаналарга ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән күпсанлы кунаклар һәм хаҗилар килә.
Быел бу чара иң масштаблысы булды. Анда федераль хакимият органнары вәкилләре, «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында, KazanSummit XIII халыкара икътисадый саммитында катнашучылар, XIII татар дин әһелләре форумында 1100дән артык катнашучы, шулай ук Россиянең төп мөселман үзәкләре составына керүче мөселман диния нәзарәтләре рәисләре килде. Бәйрәмнең рәсми ачылышы Болгар шәһәрлегенең үзәк өлешендә узды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов традицион мөселманнар съездында катнашучыларны сәламләде. Тантаналы чарада шулай ук ТР Дәүләт киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, РФ мәдәният министры урынбасары О. С. Ярилова, Россия югары мөфтие Т. С. Таҗетдин, Россия мөселманнары диния нәзарәте мөфтие А. Р. Крганов, ТР Премьер-министры А. В. Песошин, ТР Дәүләт Советы рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Сәламләү сүзләреннән соң Болгар шәһәренең Кече манарасы янында «тәүбә намазлары» башланды. Аннары Җәмигъ мәчетендә, Зур манара янында, өйлә намазы укылды.
Бу бәйрәм көнендә күп кенә чаралар узды. Иртәдән бәйрәмнең төп сәхнәсендә рухи музыка һәм Коръән уку концерты белән фестиваль программасы ачылды. Болгар цивилизациясе музеенда «язма тарихы» интерактив мәйданчыгы эшләде, анда кунаклар урта гасырларда татар язуы, каләм, каллиграфия үзенчәлекләре турында кызыклы мәгълүмат алдылар. Археология мәктәбе территориясендә «Идел-Урал»инвалидлар хәйрия фондының ат-автомобиль узышында катнашучылар өчен мәйданчык оештырылды. Кунаклар Ибн Фадланның Идел буе Болгариясенә юлы турында сөйләүче театральләштерелгән тамаша карадылар. Көн дәвамында Җәмигъ мәчете территориясендә ислам темасына лекцияләр, намаз дәресләре, хатын-кызлар өчен яулык бәйләү һәм ир-атлар өчен татар чалмасын бизәү буенча мастер-класслар узды. Бәйрәмдә шулай ук бөтен Россиядән халык сәнгать һөнәрләре эшләнмәләре ярминкәсе дә эшләде. 20 һәм 21 май көннәрендә кичке вакытта Ак мәчет стеналарында утлы тамаша булды.
Көн дәвамында Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының барлык объектлары да бәйрәм кунакларын кабул итте.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу