2022 елның 18 маенда «Бөек Болгарны саклаучы»интерактив экскурсия программасы

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

2022 елның 18 маенда Болгар санаторий-интернатының 2 һәм 4 сыйныф укучылары өчен Болгар музей-тыюлыгы территориясендә экскурсияләр оештыру бүлеге хезмәткәре М. Н.Рогачева «Музейлар төне» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Бөек Болгарны саклаучы»интерактив экскурсия программасы үткәрде.
Бу бәйрәм көнендә укучылар, уен рәвешендә узган кичке экскурсиядә булып үткәнгә сәяхәт ясадылар. «Хәзинә» не эзләү Болгар шәһәрчегенең иң ерак ноктасыннан – Габдрахман коесыннан башланды, ә тарихи яр буенда дәвам итте. Балалар төп сүз өчен керамика фрагментларында хәрефләр җыю белән генә чикләнмичә, борынгы Болгар шәһәре турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр, халык риваятьләре ишеттеләр. Чара барышында укучылар археологларның ничек эшләүләрен белделәр, «табылдыклар лабиринты» на күз салдылар, борынгы «тегермән» уенын уйнап карадылар, тәкъдим ителгән биремнәрне зур кызыксыну белән башкардылар, үзләрен галим-археолог һәм эзтабар ролендә тоеп карадылар. Тарихи яр буе буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чыгып, балалар «хәзинә» не эзләделәр. Бу кичтә барлык балалар да чарада актив катнашканнары өчен истәлекле сувенирлар алдылар.

#ночьмузеев#

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

 

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек