«Пушкин картасы». 2021 елның 12 ноябрендә «Идел буе Болгарында Медицина»
================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========
«Пушкин картасы»
2021 елның 12 ноябрендә ТР Спас муниципаль районы Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен «Табиб йорты» музеенда экскурсия оештыру бүлеге хезмәткәре М. Н.Рогачева тарафыннан балаларның тарихи белемнәрен киңәйтү, музей экспозициясе белән тулырак танышу, балаларны Татарстан Республикасының мәдәни мирасына җәлеп итү максатыннан «Идел буе Болгарында Медицина» дигән интерактив чара үткәрелде.
«Табиб йорты» музее экспозициясе Идел буе Болгарында медицина белемнәренең нигездә халык медицинасы традицияләренә нигезләнүен күрсәтә, шул ук вакытта хайваннар һәм үсемлекләр чыгышы, минералларның дәвалау үзенчәлекләренә зур игътибар бирелә, бу чирләрне дәвалауда еш кулланыла. Музей витриналарында медицина буенча урта гасыр китаплары, шул чорның дәвалау эше белән бәйле археологик предметлар тәкъдим ителгән.
Укучылар музей экспозициясе буенча интерактив экскурсияне карагач, Идел Буе Болгарының урта гасыр медицина традицияләре белән таныштылар, медицина белән бәйле археологик табылдыкларны күрделәр.
Чара барышында кайбер балалар үзләре дә урта гасыр табибларының: Абу Ар-Рази, Әбү әз-Захрави, Ибн әл-Хайсама, Авиценалар ролендә булдылар, музейда урта гасыр галимнәре-медиклар турында мәгълүмат таптылар һәм алар турында сөйләделәр, шулай ук балалар сәламәтлек турында мәкальләр төзеделәр. Соңыннан укучылар бергә Идел буе Болгары медицинасы темасы буенча викторинада катнаштылар, аның сорауларына актив җавап бирделәр.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу