2021 елның 3 ноябрендә «Без бергә» интерактив-танып-белү чарасы

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

2021 елның 3 ноябрендәБолгар музей- тыюлыгы хезмәткәре Рогачева М. Н. Болгар цивилизациясе музеенда «2 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУНЫҢ 3-4 нче сыйныф укучылары өчен «Без бергә» дип исемләнгән интерактив-танып-белү чарасы үткәрелде.
4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бәйрәм 2004 елның декабрендә Россия Президенты Владимир Путин имзалаган Россиянең Хәрби дан көннәре (Җиңү көннәре) турында «Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль закон белән гамәлгә куелды.
Россиядә беренче тапкыр бу яңа бөтенхалык бәйрәме 2005 елның 4 ноябрендә билгеләп үтелде. Халык бердәмлеге көне 1612 ел вакыйгалары истәлегенә, Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне поляк интервенцияләреннән азат иткән вакытта гамәлгә куела.
Чара барышында балалар булачак бәйрәм турында, нинди тарихи вакыйгалар белән бәйле булуын белделәр. Балалар зур кызыксыну белән безнең зур күпмилләтле ил территориясендә яшәүче төрле халыкларның дуслыгы турында сөйләшүдә катнаштылар, әлеге тема буенча викторина сорауларына бик теләп җавап бирделәр. Укучылар дуслык турында мәкальләр искә төшерделәр һәм Россия халыклары дуслыгына багышланган плакатлар ясадылар.
Чара ахырында укучылар Болгар цивилизациясе музее экспозициясе белән таныштылар, Болгар шәһәрлегеннән күп санлы археологик табылдыкларны күрделәр, ул елларда да Болгарда төрле халыклар яшәгәнен һәм дус булуын белделәр.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

 

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек