«Пушкин картасы». 3 ноябрь 2021 ел «Борынгы Болгар сере» квест-уены.

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 «Пушкин картасы»

 

2021 елның 3 ноябрендә Болгар музей-тыюлыгының музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре Храмова Г.К. һәм Сабирҗанова Л. И. «Пушкин картасы» проекты кысаларында Спас муниципаль районы Бураково урта мәктәбе һәм Көек мәктәбе укучылары өчен «Борынгы Болгар сере» дигән квест-уен үткәрделәр.
Чара барышында балалар урта гасыр цивилизациясе тарихын чагылдырган Болгар цивилизациясе музее экспозициясендә булдылар, борынгы Идел буе болгарларының тормышы һәм көнкүреше турында күп кенә кызыклы тарихи фактлар белделәр. Чарада катнашучылар музей экспонатлары һәм шәһәр территориясендә архитектура һәйкәлләре белән таныштылар. Аннары интерактив уен үткәрелде, аның барышында укучылар тематик викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында һәр катнашучы үз куллары белән Борынгы Болгар корылмаларының рәсеме төшерелгән сувенир ясады.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

 

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек