2021 елның 10 октябрендә Болгар музей-тыюлыгында Елга круиз навигациясе – 2021 тәмамланды

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

2021 елның 10 октябрендә Болгар музей-тыюлыгында Елга круиз навигациясе – 2021 тәмамланды. Сезонны «ВодоходЪ» Рәсәй суднолар йөртү компаниясенең «Александр Радищев» теплоходы ябып җибәрде. Болгар туристик причалында алар өчен театральләштерелгән очрашу оештырылды. Теплоходтан килгән кунакларны Хан үзенең сәламләү сүзе һәм яхшы ял теләкләре белән каршы алды. Очрашу халык милли һәм заманча җырлар, рус һәм татар телләрендә биюләр белән интерактив концерт программасы белән дәвам итте.
Экскурсия программасы барышында туристлар борынгы Болгар шәһәрчегендә XIII-XIV гасыр архитектура һәйкәлләре белән булдылар, Болгар цивилизациясе музеенда һәм Коръән музеенда булдылар, шулай ук алар өчен «Ак мәчет»комплексына кадәр трансфер оештырылды.
Быел Болгар музей-тыюлыгы Мәскәү, Түбән Новгород, Екатеринбург, Пермь, Казан, Самара шәһәрләреннән 118 теплоход кабул итте. « Антон Чехов» һәм «Максим Литвинов» теплоходлары Болгар ярына 5 тапкыр җәлеп иткән. Бу судларда круиз компанияләре вәкилләре Болгарның алар өчен ачыш булуын һәм хезмәттәшлекне дәвам итүгә өметләнүен билгеләп үттеләр.
Бу сезон навигациясе тәмамланды һәм без инде 2022 елгы туристлык сезонына әзерлек эшләрен башладык. Хәзерге вакытта яңа экскурсия программалары төзелә, интерактив чаралар әзерләнә һәм танылган туроператорлар белән эшне дәвам итәрбез, башка суднолар йөртү кампанияләрен һәм яңа туроператорларны да җәлеп итәрбез дип өметләнәбез.

 

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

 

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек