2021 елның 7-9 октябрендә «Русь-Европа – Причерноморье – Византия» икенче Бөтенрәсәй тарих – археология форумы

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

2021 елның 7-9 октябрендә Судак шәһәрендә тарихчы, археолог И.А. Барановның тууына 75 ел тулуга багышланган «Русь-Европа – Причерноморье – Византия» икенче Бөтенрәсәй тарих – археология форумы узды. Форум тулаем алганда Көнчыгыш Европаның һәм аерым алганда диңгез буеның актуаль проблемаларына багышланган иде. И.Җ. Мөхәммәтшинның «XIII-XIV гасырларда Кырым һәм Болгар тарихи-мәдәни багланышлары» дигән доклады Кырым һәм Болгарның сәүдә һәм икътисадый багланышларына багышланган иде. Болгар музей-тыюлыгының фондларында Алтын Урда шәһәрләре һәм регионнарының икътисади элемтәләрен чагылдырган бай материал бар. Күп табылдыкларны Көньяк-Көнчыгыш Кырым, Солхат, Каффа, Солдайя шәһәрләре остаханәләре продукциясенә ышанычлы итеп китерергә мөмкин. Кавказ, Кырым һәм Византиядән килгән су сибү керамикасы актив сәүдә предметы булган. Кырым тәңкәләре бик сирәк булган һәм сәүдәгәрләр белән килгәндер, мөгаен. Форум барышында Кырым археологиясенә кагылышлы кызыклы темалар күтәрелде, бу Европа Тарихындагы төбәкнең мөһим ролен ассызыклады.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

 

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек