2021 елның 7 октябрендә ” Борынгы Болгарның архитектура мирасы» чарасы

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

2021 елның 7 октябрендә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә экскурсияләрне оештыру бүлеге хезмәткәре Галимуллина Н.Р. тарафыннан «Болгар санатор-интернаты» ДБББУның 9 сыйныф укучылары өчен “Пушкин картасы” проекты кысаларында «Борынгы Болгарның архитектура мирасы» дип аталган чара үткәрелде.
Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы, дөньяда иң Төньяк Урта гасыр мөселман архитектурасы һәйкәле, ул XIV гасыр Болгар архитектурасының уникаль һәм бердәнбер үрнәге булып тора. Дөньяда тиңдәшләре булмаган ул тарихи һәйкәл буларак аеруча кадерле, ул Идел Болгары һәм Алтын Урда кебек юкка чыккан дәүләтләр турында сөйли. Болгарда шәһәр төзелеше күнекмәләрен формалаштыру күп гасырлык тарихка ия һәм күп кенә мәдәни башлангычлар ярдәмендә үсеш алган. Болгар шәһәр мәдәнияте башка халыкларның архитектура принципларын һәм казанышларын үз эченә алган. Һәр тарихи чордагы корылмалар үзләренең үзенчәлекле характерлары белән аерылып тора.
Чара барышында кунаклар шәһәрнең “Кара палата”, “Ак палата” һәм “Кече манара”кебек уникаль борынгы һәйкәлләре белән таныштылар. Балалар төбәкнең табигый-климат шартлары, күрше дәүләтләр белән сәүдә-икътисади һәм фәнни-мәдәни бәйләнешләрнең Идел Буе Болгарының төзелеш һәм архитектура образына йогынтысы турында белделәр. Балалар өчен викторина үткәрелде, аның нәтиҗәләре буенча җиңүче истәлекле бүләк алды. Чара ахырында музейга килүчеләр борынгы татар технологиясе буенча Болгар һәйкәле рәсеме төшерелгән кечкенә генә картина ясадылар.

 

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

 

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек