4 октябрь 2021 ел «Алтын яшьне данлыйбыз» бәйрәм концерты

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

2021 елның 4 октябрендә «Сувар» музее хезмәткәрләре Б.М. Садриева һәм В.А. Пугачева Татарстан Республикасы Спас районы Кузнечиха авылында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан «Алтын яшен данлыйбыз» концертын әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнаштылар.
Музей караучысы Пугачева В.А. концертка залны рәсемнәр белән бизәүдә катнашты. Музей хезмәткәрләре Кузнечиха мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Сударушка» ансамбле белән берлектә җырлар, биюләр, сценкалар, шаян номерлар башкардылар. Концерт бик кызыклы һәм күңелле булды. Кузнечиха авыл җирлеге башлыгы Ибраһимов Р.Р. бәйрәм белән котлады һәм авыл халкына, барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Чара ахырында «Сувар» музее мөдире Н.М. Садриева шәхсән үз исеменнән, өлкәннәр декадасында авылның иң өлкән кешеләренә чәй җыелмалары тапшырды.

 

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

 

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек