2021 елның 28 июлендә «Идел Болгарында православие дине тарихы» дип аталган тематик чара узды
================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========
2021 елның 28 июлендә Болгар музей-тыюлыгына килүчеләр өчен экскурсияләрне оештыру бүлеге хезмәткәре М. Н.Рогачева тарафыннан Русьне чукындыру көненә багышланган «Идел Болгарында православие дине тарихы» дип аталган тематик чара үткәрелде.
Русьне чукындыру көнен бөтен дөнья буенча миллионлаган кешеләр бәйрәм итә. Русьне чукындыру көне-2010 елның 31 маенда 988 нче елда Русьне чукындыру истәлегенә закон нигезендә билгеләнгән дәүләт истәлекле датасы. Ел саен 28 июльдә, Русьне чукындыручы Изге тигез апостоллы бөек кенәз Владимирны искә алу көне буларак (15 июльдә Юлиан календаре буенча) билгеләп үтелә. Русьне чукындыру көне Россия Федерациясе законнарында «Россия халыкларының иҗтимагый, рухи һәм мәдәни үсешенә һәм Россия дәүләтчелеген ныгытуга зур йогынты ясаган мөһим тарихи вакыйганың истәлекле датасы буларак» беркетелгән.
Бу көнне кунаклар Идел буе Болгарында православие тарихы белән таныштылар, Болгар цивилизациясе музеенда булдылар, анда борынгы Болгар шәһәрендә христианлык турында сөйләүче археологик табылдыкларны күрә алдылар. Успение чиркәве тарихы музеенда килүчеләр борынгы Болгар шәһәре территориясендә урнашкан православие монастыре тарихы турында белделәр, христианлык белән бәйле иске кулъязма һәм басма китаплар, ул чордагы православие дөньясы атрибутикасын күрделәр.
Чара барышында туристлар әлеге тема буенча тәкъдим ителгән сорауларга зур кызыксыну белән җавап биреп, викторинада катнаштылар. Борынгы шәһәр буйлап сәяхәт кылып, аның турында яңа мәгълүмат алып, кунаклар Болгарны төрле диннәр шәһәре буларак ачтылар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу