2021 елның 5 маенда «Беркайчан да онытылмый, йөрәк хәтерли»фотокүргәзмәсе ачыла
================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========
2021 елның 5 маенда Болгар цивилизациясе музееның күргәзмә мәйданчыгында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Беркайчан да онытылмый, йөрәк хәтерли» дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылды. Алар арасында: Бузукина А.П., Грачева О.И., Муратова М. З., Гурьянова Н. В. һәм башкалар.
Хатын-кызларның канкойгыч сугышларда катнашуының мондый масштабын бер генә сугыш та белмәгән – бу Икенче бөтендөнья сугышының төп үзенчәлеге. 1941 елда ук 700 меңнән артык хатын-кыз СССР Кораллы көчләре сафына керә.
Кырыс кырыгынчы еллардагы хатын-кызларга тынычлыкны саклап калырга туры килде. Алар шәфкать туташлары, табиблар, санитаркалар, разведчиклар, элемтәчеләр булган. Күп кенә солдатларны назлы хатын-кыз куллары үлемнән коткардылар. Алар кылган батырлыкка лаек булган сүзләрне табу авыр. Аларның язмышлары гадәти чара белән үлчәп бетерми, алар мәңге – халык хәтерендә. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чоры ерак үткәнебезгә нык китә. Күргәзмә яшь буынны үз иленең тарихын белергә һәм җирдә тынычлыкны яулаган кешеләргә карата хөрмәтебезне мәңгегә саклап калырга кирәклегенә тагын бер кат инандыруга юнәлтелгән.
Күргәзмә 2021 елның 10 июненә кадәр дәвам итәчәк.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу