2021 елның 6 апрелендә «Борынгылыкны саклап» дигән темага интерактив дәрес
================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========
2021 елның 6 апрелендә Болгар музей-тыюлыгының музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге фәнни хезмәткәре Кривошеева С.В. «Болгар санатор-интернат мәктәбе» нең 6 нчы сыйныф укучылары өчен «Борынгылыкны саклап»дигән темага интерактив дәрес үткәрде.
Борынгы заманнардан бирле һәйкәлләрне саклауга зур игътибар бирелә. Бу дәрестә балалар Петр Iнең 1722 елда Болгарда булып, борынгы һәйкәлләрне сакларга кушуы турында белделәр. 1767 елның июнендә Екатерина II Болгар шәһәрендә булганнан соң, архитектура һәйкәлләренең начар торышына игътибар иткән, Петровский Указына карамастан, борынгы шәһәрнең руиналары тикшерү объекты була. XIX гасырның беренче яртысында борынгы шәһәр руиналары даими рәвештә игътибар җәлеп итә. 1816 елда аларны Казан университеты профессоры Ф.Х. Эрдман сурәтләгән.
Чарада укучылар борынгы шәһәр тарихы белән таныштылар, XIII-XIV гасыр һәйкәлләре слайдларын карадылар һәм чагыштырдылар. Идел буе Болгары тарихы буенча белемнәрен бәяләделәр.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу