2021 елның 4 мартында «Каюм Насыйри календаре» музей дәресе.

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

2021 елның 4 мартында Болгар музей-тыюлыгының музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге методисты Сәгыйрова Л.Ш. Спас тармак технологияләре техникумы студентлары өчен «Каюм Насыйри календаре»дигән музей дәресе үткәрде. Дәрестә студентлар күренекле галим, язучы һәм мәгърифәтче турында белделәр.
Каюм Насыйри ярты гасырдан артык фәнни, әдәби, педагогик эшчәнлеге дәвамында сәнгать әдәбияты, фольклор, филология, педагогика, тарих, астрономия һәм фәннең башка тармаклары буенча кырыкка якын хезмәт нәшер итә.
Студентлар дәрестә шулай ук Каюм Насыйриның татар телендә беренче басмаларны – календарьларны төзүче һәм нәшер итүче икәнлеген белделәр. Бөек татар галиме, 1871 елның 6 гыйнварында, Казанда ел саен үткәрелә торган татар телендәге календарьның беренче номерын чыгара. Нәкъ менә Каюм Насыйри «календарь» терминын татар теленә кертә. Аның календарьлары «Казан календаре»исемен йөртә. Алар ел саен 1898 елга кадәр (1886,1887 һәм 1895 еллардан тыш), барлыгы 24 тапкыр чыккан.
Каюм Насыйриның татар халкының фән һәм рухи мәдәнияте өлкәсендәге эшләре бүгенге көндә дә актуаль.

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

 

 

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек