2021 елның 25 февралендә «Болгар – осталар шәһәре»лекциясе.

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

2021 елның 25 февралендә Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләр оештыру бүлеге хезмәткәре М. Н.Рогачева «Болгар кадет интернат-мәктәбе» нең 5-6 сыйныф укучылары өчен «Болгар – осталар шәһәре» дигән темага лекция үткәрде.
Әңгәмә формасында узган лекциядә кадетлар борынгы Болгар шәһәренең һөнәрләре белән таныштылар. Тәкъдим ителгән презентациядә укучылар болгар осталарының эш коралларының төрлелеген күрә алдылар, аларның билгеләнеше һәм кулланылышы турында белделәр. Әңгәмәдә актив катнашып, сораулар биреп, балалар Борынгы Болгар шәһәрендә һөнәрчелек үсеше тарихы турында күп яңалыклар белделәр, болгар осталарының эше белән бәйле борынгы легендаларны ишеттеләр. Әңгәмә ахырында балалар зур кызыксыну белән әлеге темага кроссворд чиштеләр һәм Болгар һөнәрчеләренең төрле эшләнмәләренең археологик табылдыклары сурәтләнгән пазллар җыйдылар.

 

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

 

 

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек