2021 елның 25 февралендә «Музей һөнәрләре» интерактив музей дәресе

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

2021 елның 25 февралендә Болгар музей-тыюлыгының музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге хезмәткәре Сабирова Л.А. «Таң» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә «Болгар санатор интернат-мәктәбе» укучылары өчен «Музей һөнәрләре» интерактив музей дәресе үткәрде.
Чара Болгар цивилизациясе музеенда узды, анда балалар өчен музей заллары буйлап танып-белү экскурсиясе үткәрелде. Экскурсия барышында укучылар экскурсовод, саклаучы, күзәтүче кебек музей һөнәрләре белән таныштылар. Музейда музей-тыюлык фондларыннан уникаль экспонатларны карап, балалар экспозиционер эшенең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңладылар.
Музей дәресендә балалар археолог-тикшеренүче, реставратор кебек һөнәрләр турында интерактив формада белделәр. Импровизацияләнгән казу һәм реставрация барышында аларның эшенең бөтен тирәнлеген һәм мөһимлеген тоя алдылар. Дәрестә балалар бик күп позитив һәм соклану алдылар.

 

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

 

 

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек