2021 елның 19 февралендә ТР Спас муниципаль районы Советының отчет сессиясе.

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

2021 елның 19 февралендә Болгар шәһәренең район мәдәният йортында 2020 елда районның социаль-икътисади үсешенә йомгак ясау һәм агымдагы елга бурычлар кую буенча ТР Спас муниципаль районы Советының киңәйтелгән утырышы булды. Утырыш башланыр алдыннан барлык кунаклар җирле җитештерүчеләр продукциясе күргәзмәсе белән таныштылар. Болгар музей-тыюлыгы тамашачыга Әхмәд ибн Фадлан ибн әл-Аббас ибн Рәшид Әл-Багдадиның 922 елгы вакыйгаларда турыдан-туры катнашу мөмкинлеге бирә торган виртуаль чынбарлык күзлеген тәкъдим итте.
ТР Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов 2020 елда районның эш нәтиҗәләре һәм 2021 елга планнар турында сөйләде. Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Советы утырышы эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Әхмәтов Марат Готыф улы, Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Иванов Сергей Евгеньевич, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе урынбасары Козонков Владимир Константинович, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Чубаров Александр Анатольевич катнашты, Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Алексеевскдорстрой ” ААҖ Директорлар советы рәисе Вәлиев Фоат Вәли улы, Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Мөхәммәтшин Наил Рәшит улы һәм башка рәсми затлар катнашты.

 

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

 

 

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек