2020 елның 19 мартында «Кол Гали» кунакханәсенә экскурсия.
================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========
2020 елның 19 мартында Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәрләре Җ.Г. Мөхәммәтшин һәм И. Җ. Мөхәммәтшин «Өченче буын университеты» клубы катнашучылары белән бергә “Kol Gali Resort & Spa” биш йолдызлы SPA-кунакханәгә экскурсия ясадылар.
Кунакханә безнең тарихның Болгар чорындагы иң танылган вәкилләренең берсе, «Кыйссаи Йосыф»лироэпик поэмасы авторы Kol Gali исемен йөртә.
Кунакханә территориясендә күл, фонтан, уен мәйданчыклары һәм кунаклар өчен башка күңел ачу урыннары бар. SPA -үзәк кунакханәнең чын горурлыгы булып тора, ә аның төп үзенчәлеге – Болгар музей-тыюлыгында Ак палатаның заманча реконструкциясе ысулында төзелгән мунча. Биредә борынгы гореф-гадәтләр буенча ял итәргә һәм юынырга мөмкин. «Кол Гали» кунакханәсендә аерым гидромассаж зонасы һәм панорама пыяласы булган бассейн бар. Биредә термаль процедуралар төрледән-төрле: диңгез климаты булган пар мунчасы, аромапар мунчасы һәм гадәти авыл мунчасы. Әгәр ял итәсе килсә, тозлы бүлмәдә утырырга мөмкин.
Экскурсия традицион милли ризыклар – чәкчәк, беләш, кипкән җиләк-җимеш белән чәй эчү белән тәмамланды. Чәй өстәле- татарларның күптәнге һәм яраткан мавыгуы. «Чәйгә чакыру» дигән гыйбарә XVIII гасыр уртасыннан керә. «Бай татар сәүдәгәрләре губернатор һәм башка төп түрәләрне чәйгә чакыра, – дип яза Карл Фукс. – Чәйдән соң аларны бик күп җиләк-җимеш белән сыйлыйлар, аннары кабымлыкка төрле балык һәм иң яхшы уылдык бирәләр». Бүген татарлар үзләренең мәдәни традицияләрен һәм кунакчыллык гореф-гадәтләрен саклыйлар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу