2020 елның 6 марты – «Ул елларга баш иик».
================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========
2020 елның 16 мартында БДТАМТ «Сувар» филиалы мөдире Н.М. Садриева Иннополис шәһәрендәге «Иннополис» мәктәбенең, 5 нче сыйныф укучылары алдында Татарстан халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашуы турында сөйләде. Аның чыгышының темасы «Ул елларга баш иик ” дип аталды»
Шул ук көнне мәктәптә ел саен үткәрелә торган фәнни-гамәли конференциядә Ш.Мәрҗани турында эш тәкъдим ителде. БДТАМТ «Сувар» филиалы мөдире Садриева Н.М. бөек галимнең туганнан туганының туган баласы буларак, Ш. Мәрҗанинең тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнүдә күп еллар дәвамында шөгыльләнә. Садриева Н. М. Ш. Мәрҗани турында реферат әзерләүдә методик ярдәм күрсәтеп, эш авторына 4 нче сыйныф укучысы Садриев Тихонга киңәш бирде. Тихон Садриевның чыгышы жюри әгъзаларында зур кызыксыну уятты. “Иннополис” мәктәбе җитәкчелеге БДТАМТ фәнни хезмәткәре Н.М.Садриевага фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясаганы һәм катнашуы өчен рәхмәт белдерде һәм аларда тагын да күбрәк чыгыш ясарга тәкъдим итте.
Фото-отчет
Социаль челтәрләрдә уртаклашу