2020 елның 18 мартында «Бөек Болгар – ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас корылмасы»темасына лекция
================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========
2020 елның 18 мартында Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләрне оештыру бүлеге фәнни хезмәткәре Храмова Г.К. МББУ «Болгар шәһәренең 1нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе»нең 1 нче сыйныф укучылары өчен «Бөек Болгар – ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас корылмасы» темасына лекция укыды.
2010 елда «Мәдәни мирас – Свияжск утрау-шәһәре һәм Борынгы Болгар ” комплекслы проектын тормышка ашыру башланды. Бу вакыт эчендә өч мөһим музей төзелде: Болгар цивилизациясе музее, 922 елда Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә багышланган Истәлек билгесе, «Табиб йорты» музее, шулай ук уникаль экспозиция – «Успение чиркәве тарихы» төзелгән. «Ак мәчет»комплексы үзенең кабатланмас архитектурасы һәм ландшафты белән килүчеләрнең игътибарын җәлеп итә торган тагын бер объект булды. 2016 елдан яңа туристик причал эшли, ул төрле класслы судноларны кабул итәргә мөмкинлек бирә.
2014 елда Болгар тарих-археология комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү төп вакыйга булды. Бу Болгарның халыкара дәрәҗәдә әһәмиятен тану булды, бу исә музей-тыюлыкка килүчеләр саны артуга да тәэсир итте. Туристлар саны арту динамикасы «Бөек Болгар»туристик брендын булдыру буенча ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фондының актив эшчәнлеге нәтиҗәсе булып тора.
Укучылар докладны игътибар белән тыңладылар һәм матур презентация карадылар, соңыннан җанлы әңгәмә кордылар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу