2020 елның 21 февралендә «Туган тел – халык рухы»дигән чара

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

 

2020 елның 21 февралендә Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләр оештыру бүлеге хезмәткәрләре Сәлимова Г.И. һәм Галимуллина Н.Р. ДБСББУ “Болгар санатор интернат-мәктәбе”нең 6 нчы сыйныф укучылары өчен ел саен 21 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган тел-халык җаны» дигән чара үткәрделәр.
Туган телеңне саклау-хәзерге заман җәмгыятенең бик мөһим бурычы. Безнең республикада ике дәүләт теле – татар һәм рус теле, алар икесе дә яклауга мохтаҗ, чөнки бүгенге көндә телнең чисталыгын һәм матурлыгын саклау белән бәйле проблемалар күп.
Тел – ул гүзәллек, сөйкемлелек һәм тылсымлылык тулы бер дөнья. Ул-халыкның тере хәтере, җаны, байлыгы һәм зур байлыгы. Һәр халык горурланырлык иң зур хәзинә -туган тел. Чөнки нәкъ менә туган телендә сүзләрне сабый туганнан соң ук ишетә, ана сөте белән бергә үз халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен сеңдерә.
Бу чарада укучылар тема белән кызыксындылар һәм викторинада актив катнаштылар, шулай ук А.Алишның «Чукмар белән Тукмар» әкиятен бик теләп сәхнәләштерделәр. Дәрес зур гомуми белем бирү, тәрбия һәм үстерү әһәмиятенә ия булды. Ул өйрәнелә торган телләр буенча белемнәрне тирәнәйтеп һәм киңәйтеп кенә калмыйча, укучыларның күзаллауларын киңәйтү, аларның иҗади активлыгын үстерү, телләрне өйрәнүгә мотивацияне арттырды.

 

Фото-отчет

 

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек