2020 елның 7 февралендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының зона этабы.
================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========
2020 елның 7 февралендә Болгар шәһәрендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының зона этабы узды. Ул безнең Спас җирендә 20 ел эчендә беренче тапкыр үткәрелде. Бу конкурска 50гә якын катнашучы – ТР Кама аръягының 8 районыннан вәкилләр җыелды. 9 номинациядә чыгыш ясаган конкурста катнашучылар үзләрен югары дәрәҗәдә күрсәттеләр.
Катнашучылар арасында Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре, «Сувар» филиалы мөдире Нинель Мәсгут кызы Садриева да бар иде. Ул “Мәдәният һәм рухият” номинациясендә чыгыш ясады һәм диплом белән бүләкләнде. Бу бик яхшы нәтиҗә. Конкурска әзерләнүдә аңа Спас район мәгариф бүлегенең ИМЦ методисты Маркова Маргарита Петровна зур ярдәм күрсәтте. БДИАМЗ хезмәткәрләре: « Назаровлар урамы буенча музейлар» бүлеге мөдире Соколиков А.А. һәм мәгълүмат бүлеге хезмәткәре Сәмигуллин А.А. конкурста актив катнаштылар, алар видеофильм, фотоматериаллар һәм презентация әзерләделәр. Музей-тыюлык җитәкчелеге дә Н.М. Садриевага ярдәм итте. «Сувар» филиалы Кузнечиха авылында, Болгар шәһәреннән 60 км ераклыкта урнашкан, ә Н.М. Садриевага муниципаль этапка да, зона этабына да бару өчен автобус бирелде. Ә конкурс вакытында район мәдәният йорты залында Болгар музей-тыюлыгы вәкилләре ярдәм төркеме йөзеннән катнашты. “Ел хатын-кызы-2020” конкурсы дипломанты, БДИАМЗ фәнни хезмәткәре, «Сувар» филиалы мөдире Н.М.Садриева конкурска әзерләнүдә һәм аны үткәрүдә ярдәм иткән өчен зур рәхмәт белдерде.
Фотосүрәтләрдә: район мәдәният йорты сәхнәсендә Савинов Е.В. Садриевага диплом тапшыра, ә икенчеләрендә МББУ « Кузнечиха төп гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары Григорян Роза һәм Нуруллина Ләйсән белән чыгыш ясадылар. МББУ “Ким урта мәктәбе”укучысы Абасьева Лиза да чыгыш ясады.
Фото-отчет
Социаль челтәрләрдә уртаклашу