22 гыйнвар 2020 ел «Куян кызы ” интерактив дәресе»

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

 

2020 елның 22 гыйнварында Болгар музей-тыюлыгының Музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге хезмәткәре Сагирова Л.Ш. «Куян кызы» дип исемләнгән интерактив дәрес үткәрде.
А. Алиш балалар язучысы, ул 30 әкият авторы. Бу әкиятләр табигатькә, хезмәткә, гаделлеккә мәхәббәт тәрбияли. Укучылар дәрестә Алишның татар телендә «Куян кызы» әкиятен тыңладылар, аннан соң балалар сүзләр, фразалар өйрәнделәр һәм үзләре дә сәхнәләштерелгән спектакльне тәкъдим итәргә тырыштылар. Балалар рәхәтләнеп үзләренең иҗади һәм театраль сәләтләрен күрсәттеләр. А. Алиш иҗаты белән мондый танышу истә калырлык эзне калдыра, аның әхлакый, рухи киңәшләре һәр баланың күңеленә хуш килә.
Чара ахырында балалар киез итекләр белән таныштылар һәм аларның салкын кышта организм өчен файдасы турында белделәр.

 

Фото-отчет

 

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек