2020 елның 10 гыйнвары.” Чыршы янында очрашу” темасына чара.

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

 

2020 елның 10 гыйнварында Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләр оештыру бүлеге фәнни хезмәткәре Храмова Г.К. Нурлат шәһәренең гаилә төркеме өчен «Чыршы янында очрашу»темасына интерактив, мәгълүмати-танып-белү чарасы үткәрде.
Яңа ел безнең илдә иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Төрле халыкларның Яңа елны каршылау традицияләре һәм гореф-гадәтләре бик күп. Борынгы славяннар озак вакытлар Яңа елны 1 мартта каршы алдылар һәм бәйрәм иттеләр. Алар безгә Яңа ел чыршыларында ут кабызу традициясен бүләк иттеләр. Ут кабызу яхшы уңыш вәгъдә итте. Христианлык кабул ителү белән Яңа елны 1 сентябрьдә билгеләп үтә башладылар. 1699 елда ул һәр елның 1 гыйнварына каршы төндә (Юлиан календаре буенча) илдә яшәүчеләр Яңа ел килүен бәйрәм итә. Ул вакытларда ук чыршыларны агач уенчыклар, чикләвек һәм төрле тәм-томнар белән бизәү кабул ителә иде. Барлык яңалыклар да Ауропа күршеләреннән алына.
Чара барышында кунаклар Россиядә Яңа елны каршы алу тарихы, аны кыш көне бәйрәм итү традициясе турында белделәр. Өлкәннәр һәм балалар актив рәвештә сораулар бирделәр, үз гаиләләрендәге Яңа ел традицияләре турында сөйләделәр, зур кызыксыну белән яшь рәссамнарның «могҗиза вәгъдә итә торган бәйрәм» күргәзмәсендә ясаган эшләре белән таныштылар, табышмакларга җавап бирделәр, һәм әлбәттә, Болгар цивилизациясе музеенда Яңа ел чыршысы янында фотога төштеләр.
Чара ахырында катнашучылар Болгар цивилизациясе музеенда, Коръән музеенда булдылар һәм бик теләп Болгар шәһәре территориясе буйлап йөрделәр, бик күп уңай эмоцияләр, якты фоторәсемнәр һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

 

Фото-отчет

 

 
Поделиться в социальных сетях

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек