7 октябрь көнне Болгар музей-тыюлыгының Музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге экскурсоводы Ю.А. Битунова Ульяновск шәһәреннән килгән укучылар өчен «Безнең шәһәр ерак үткәндә»дигән лекция укыды.
Лекция вакытында укучылар борынгы Болгар шәһәре тарихы белән таныштылар. Шәһәр тарихи процессның катлаулы күренеше буларак, җәмгыять үсешенең барлык якларын һәм үзенчәлекләрен чагылдыра. Идел Буе Болгарының әйдәп баручы шәһәрләренең берсе борынгы Болгар булган. Мәгълүматны тыңлап, балалар Болгар цивилизациясе музеенда һәм 13-14 гасыр архитектура һәйкәлләрендә булдылар.
Лекциядә 10 кеше катнашты.
Поделиться в социальных сетях

Русский
English