6 октябрь көнне Болгар музей-тыюлыгы территориясендә экскурсияләрне оештыру бүлеге экскурсоводы Галимуллина Н. Р. «Болгар санатор интернат-мәктәбе» нең 5нче сыйныф укучылары өчен халыкара бәйрәм – Бөтендөнья архитектура көненә багышланган «Борынгы Болгарның архитектура мирасы» дигән чара уздырды.
Чара барышында балалар Кече манара һәм Ак палата кебек XIV гасыр һәйкәлләрендә булдылар, Борынгы шәһәрнең уникаль архитектурасы һәм шул чордагы төзелеш үзенчәлекләре белән таныштылар. Балалар репродукцияләр буенча безнең һәйкәлләрне башка халыкларның архитектурасы белән чагыштырдылар.
«Ак палата» мунчасы хәрабәләрендә балалар борынгы идән асты җылыту системасын өйрәнгәннәр. Укучылар ярыш, уен формасында агач детальләрдән «Кече Манара», «Кара палата» һәм «Көнчыгыш мавзолей»һәйкәлләренең макетларын куйдылар. Чара азагында балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, Болгар таш төзелеш сәнгатенең уникальлеге турында алган белемнәрен ныгыттылар.