6 октябрь көнне Болгар музей-тыюлыгның экскурсияләрне оештыру бүлеге хезмәткәрләре Главнова В. Н. һәм Осинцева О. П. тарафыннан 14 пенсионер һәм ветеран өчен Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Сезнең яшегез алтын» дигән чара үткәрелде.
Өлкәннәр көне-елның иң җылы һәм күңелгә ятышлы бәйрәмнәренең берсе, ул 1 октябрьдә билгеләп үтелә. Бу үзенчәлекле көн, анда бөтен игътибар, хөрмәт һәм мәхәббәт якты, бай һәм тулы тормыш кичергән кешеләргә юнәлтелгән.
Болгар музей-тыюлыгы ветераннары һәм пенсионерлары өчен «Болгар буйлап сәяхәт» интерактив экскурсиясе уздырылды. Кунаклар музей экспозицияләрендә һәм Болгар шәһәрлеге территориясендә булдылар, изге Габдрахман коесында булдылар, анда Идел Болгариясе ханы кызы турында шигъри риваять тыңладылар, аннары «Икмәк музее»на экскурсиягә киттеләр. Чара азагында кунакларны традицион чәй эчү көтте, анда алар чәй өстәле артында тормыш тарихлары, истәлекләре, юмор белән уртаклаштылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.

Русский
English