9 сентябрьдә Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләрне оештыру бүлеге фәнни хезмәткәре Н.О. Ахундов Самарадан килгән 19 укучы өчен Россия халыклары телләре көненә багышланган «Тел – халык җаны» дигән лекция укыды.
Телләрне саклау мәсьәләләре аерым әһәмияткә ия булган Татарстан өчен бу тема аеруча актуаль. Бүген Россиядә, Россия Фәннәр Академиясенең тел белеме институты мәгълүматлары буенча, 155 тере тел исәпләнә. Аларның 37 се республикаларда дәүләт статусына ия, ә 100 дән артыгы мәктәп белем бирү системасында актив кулланыла.
Лекциядә катнашучылар яңа истәлекле дата белән танышып кына калмадылар, ә ни өчен Россия халыкларының уникаль тел мирасын саклауның мөһимлеге турында фикер алыштылар.

Русский
English