8 сентябрь көнне Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләрне оештыру бүлеге методисты Главнова В.Н. Идел буе Бистәсе китапханәчесе Денисова Т.Н. һәм мәдәният йорты директоры Шамаева Е. В. белән берлектә 12 укучы өчен Россия Федерациясе халыклары телләре көненә багышланган «Халык горурлыгы-туган тел» дигән мәгълүмати – танып белү чарасы үткәрелде.
Россия халыклары үзләренең тарихына, гореф-гадәтләренә һәм тамырларына бай. Тел буыннарны бәйләүче мөһим звено булып тора һәм ватан төшенчәсе белән аерылгысыз бәйләнгән. Телне югалту милли мәдәниятне югалтуга һәм милләтнең һәлак булуына китерә. Менә ни өчен хәзерге вакытта иң мөһим бурычларның берсе – туган телгә, үз Ватаныңа-кешенең төп кыйммәтләренә мәхәббәт тәрбияләү.
Чарада укучылар ни өчен Президент тарафыннан Россия Федерациясе халыклары телләре көне оештырылуын белделәр. Укучылар әңгәмә форматында хәзерге дөньяда милли телләр проблемалары турында фикер алыштылар, күпмилләтле илебез телләре турында танылган язучыларның, шагыйрьләрнең сүзләрен укыдылар.

Русский
English