21 август көнне Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләрне оештыру бүлеге методисты В. Н. Главнова китапханәче Т.Н. Денисова, мәдәният йорты директоры Е. В. Шамаева белән берлектә Идел буе авыл китапханәсендә мәктәп укучылары өчен «Россиянең өч төсе: тарих һәм хәзерге заман»дигән чара үткәрде.
Уен формасында яшь катнашучыларга дәүләт бәйрәме тарихы һәм дәүләт символикасының әһәмияте турында сөйләделәр. Балалар Россия символикасы турындагы табышмакларны чишкәндә һәм тематик уен барышында алган белемнәрен ныгыттылар.
Чарада 14 кеше катнашты.