21 августта Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләрне оештыру бүлеге хезмәткәре В. Н.Главнова Уфа шәһәреннән 13 турист өчен Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган «Безнең флаг-безнең горурлыгыбыз» мәгълүмати – танып белү чарасы үткәрде.
Флаглар һәрвакыт аеруча хөрмәт ителгән һәм сакланган символлар булып торган. Дәүләт флагына, изге урын буларак, югары дәүләт хөрмәтләре бирелә. Аның абруе бөтен дөнья буйлап якланырга тиеш. Легендар триколор, буыннар дәвамчанлыгын раслый, патриотик рухны ныгыта, төрле халыкларны берләштерә, Россияне бердәм һәм көчле дәүләт итәргә омтыла!
Чара барышында туристлар РФ флагы, аның тарихы белән таныштылар, аның һәр төсенең нәрсә символлаштыруын белделәр, кызыксынып видеоролик карадылар, аннан Россия Федерациясе символлары турында белделәр (РФ флагы, гербы, гимны). Материалны беркетү өчен килүчеләр рәхәтләнеп дәүләт символлары төшерелгән пазллар җыйдылар, флаг турында шигырьләр укыдылар, «Данга күмелгән Россия флагы» викторинасы үткәрелде, сорау-җавап формасында катнашучылар Россия символларының мөһимлеген һәм әһәмиятен белделәр.