14 августта «Болгар цивилизациясе музее» бүлегенең фәнни хезмәткәре Кривошеева С.В. Болгар музей-тыюлыгы кунаклары өчен «Болгар лабиринты табышмаклары»дигән чара үткәрде.
Болгар цивилизациясе музеенда кунаклар интерактив-танып белү формасында Идел буе болгарларының тарихы һәм мәдәнияте белән таныштылар. Тарихи яр буенда квест-уен формасында катнашучыларга лабиринт узарга, карта-юл күрсәткеч сорауларына җавап бирергә һәм яшерен билгеләр җыярга кирәк иде. Табылган символлардан файдаланып, кызлар төрки рун алфавитында «Болгар» сүзен төзегәннәр һәм аны тәрҗемә иткәннәр. Лабиринтны узганда чарада катнашучылар болгарларның археологик табылдыклары тарихын һәм аларның функциональ билгеләнешен белделәр. Чара «Габдрахман коесы» табигый-тарихи комплексында булу белән тәмамланды, анда кунаклар сәхабәләр турындагы риваять белән таныштылар.
Чарада катнашучылар Борынгы Болгар серләренә кагылдылар, яңа белемнәр, якты тәэсирләр алдылар.
Чарада 3 кеше катнашты.