2 августта Болгар музей-тыюлыгының «Истәлекле билге» музееның конференц-залында Халыкара фәнни семинарның күчмә сессиясе узды. Чара күренекле археолог Фаяз Шәрип улы Хуҗинның тууына 75 ел тулуга багышланган.
Төп темалар: Фаяз Хуҗинның фәнни мирасын саклау, Идел буе Болгариясенең һәм Идел буеның урта гасырлар тарихы мәсьәләләре буенча фикер алышу, шулай ук профильле институтлар арасында хезмәттәшлекне үстерү.
Семинарда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән археологлар, тарихчылар, музей хезмәткәрләре һәм студентлар катнашты. Чара тәҗрибә уртаклашырга гына түгел, киләчәккә планнар билгеләргә, шулай ук гомерен Идел-Урал борынгылыкларын өйрәнүгә багышлаган галимнең истәлеген хөрмәтләргә дә мөмкинлек бирде.
Катнашучылар төбәкнең мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклау буенча яңа уртак проектлар булдыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Бу чара Идел буе тарихы һәм археологиясе белән кызыксынучылар өчен мөһим вакыйгага әверелде.