29 июльдә Болгар музей-тыюлыгында Свет Хәйрия фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган “Болгар осталары” инклюзив һөнәрчелек үзәге эше кысаларында чираттагы чаралар сериясе узды.
Проектта катнашучылар белем бирү блогында һәм чүлмәкчелек, тал үрү, сувенирлар ясау, сабын кайнату һәм бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-классларда булдылар. Практикада булып, балалар туган як тарихы, һөнәрчелек һәм кәсепләр белән танышалар, шулай ук бер-берсе белән аралашалар.
Проектны гамәлгә ашыру расланган план нигезендә дәвам итәчәк.