8 июль көнне Болгар шәһәренең «Башак» балалар бакчасында экскурсияләрне оештыру бүлегенең фәнни хезмәткәре Осинцева О.П. тарафыннан гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган « Гаилә бәйрәме» чарасы үткәрелде.
Чара барышында балалар бәйрәмнең тарихын белделәр, төп символлар белән таныштылар, гореф-гадәтләр турында сөйләштеләр.
Бу бәйрәмнең төп символы-ромашка. Ромашка, Россиядә иң танылган һәм яраткан чәчәк, рус кырлары һәм болыннары чәчәге. Ромашкада, әйтерсең лә, түгәрәк өстәл янына зур, тату гаилә җыелган. Шуңа күрә ромашка гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәменең символына әверелде.
Чара азагында балалар ромашкаларны буядылар һәм тәрбиячеләр белән бергә гаилә фотолары төшерелгән матур бәйрәм плакаты ясадылар.