16 июльдә «Болгар цивилизациясе музее» бүлегенең фәнни хезмәткәре Кривошеева С.В. Казан кунаклары өчен «Борынгы Болгар серләре» дигән интерактив чара үткәрде.
Кунаклар Болгар цивилизациясе музее заллары буйлап экскурсиядә булдылар, борынгы шәһәр тарихы, аның серләре һәм риваятьләре белән таныштылар. Петр I һәм Екатерина II нең борынгы Болгарга килүе турында, Болгар итекләре турында, нинди коралның «сарымсак» дип аталуы, «хорос» ның нәрсә икәнлеге турында ишеттеләр. Кара пулат, сәхабә, Рабига күле турындагы риваятьләр зур кызыксыну белән тыңланды. Туристларга XIII-XIV гасырларның сакланып калган архитектура һәйкәлләре сурәтләнгән слайдлар күрсәтелде.
Дәрестә 5 кеше катнашты.