16 июльдә Музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге экскурсоводы Храмов Д.П. Болгар музей-тыюлыгына килүчеләр өчен «Идел буе болгарларының тормышы һәм көнкүреше» дигән интерактив чара үткәрде.
Очрашу барышында катнашучылар Идел Болгариясенең географик урыны аның икътисадый чәчәк атуын ничек билгеләгәнен белделәр. Беренче башкаласы Болгарның Каспий белән Европа арасындагы сәүдә юллары киселешендә урнашуы сәүдә һәм һөнәрчелекнең актив үсешенә ярдәм иткән. Кунаклар X–XV йөзләрдәге Болгар көнкүрешенең үзенчәлекләре белән таныштылар: алга киткән игенчелек, терлекчелек һәм шул заман өчен уникаль булган шәһәр технологияләре — суүткәргеч, канализация һәм җылыту системасы белән таныштылар.
Болгар һөнәрчеләренең осталыгына-күн эшкәртүгә, ювелир эшенә, таш һәм металлга уеп ясауга аерым игътибар бирелде. Археологик артефактлар мисалында катнашучылар урта гасыр дәүләтендә яшәүчеләрнең ничек яшәвен һәм нәрсә белән шөгыльләнүен ачык күрә алдылар.
Чарада 22 кеше катнашты.

Русский
English