8 июль көнне Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре Н.О. Ахундов Санкт-Петербургтан килгән туристлар төркеме өчен хәрби дан көненә багышланган «Легендар Полтава сугышы» дигән чара уздырды.
Чарада катнашучылар 1700-1721 еллардагы Төньяк сугышында җиңү тарихы, атаклы Җиңү, Петр I һәм Россия хәрбиләренең тактика үзенчәлекләре турында кызыклы детальләр белделәр. Петр I әле сугышка кадәр үк шведларны махсус кызыктырган, алдан ук дошман армиясен солдатлар һәм кавалериягә кирәк-яракларны тулыландыру мөмкинлегеннән мәхрүм иткән, бу хәл Карл кавалериясенең гаскәри рухына һәм сугышчан сәләтенә тәэсир итми калмаган.
Туристлар нәкъ менә русларның сугышта беренче тапкыр җир ныгытмалары төзи башлауларын, үз урыннарын тиз үзгәртә торган атлы артиллерия төзүләрен белделәр.
Кунаклар әлеге вакыйгага багышланган материалны тыңлаганнан соң, шулай ук Владимир Петровның 1937 елгы «Петр Первый» фильмыннан кадрларны караганнан соң зур кызыксыну күрсәттеләр һәм бик күп яңа мәгълүмат алдылар.
Чарада 22 кеше катнашты.

 


 
Поделиться в социальных сетях