2 июльдә музей-күргәзмә комплексында ТР Аксубай районының Түбән Татмайн урта гомуми белем мәктәбен тәмамлаучыларга аттестатлар тапшыру тантанасы булды.
Болгар музей-тыюлыгы исеменнән сәламләү сүзе белән өлкән фәнни хезмәткәр Д.Г. Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул туган якның мәдәни мирасын саклауның мөһимлеген искәртте. Мәктәп директоры, тарих фәннәре кандидаты Рәфыйк Гомәр улы Насыйров мәктәпне тәмамлау турындагы документларны шәхсән үзе тапшырды, шулай ук балаларга болгарлар турында буклетлар һәм брошюралар бүләк иттеләр. Укучылар киләчәккә планнары белән уртаклаштылар – һөнәр сайлау яки укуларын дәвам итү. Укытучылардан һәм ата-аналардан җылы теләкләр яңгырады.
Чараның тантаналы өлеше тәмамланганнан соң, Истәлекле билге музей-күргәзмә комплексы, Болгар цивилизациясе музее заллары буйлап экскурсия һәм Болгар шәһәрлеге һәйкәлләре белән танышу үткәрелде.