3 июльдә Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләрне оештыру бүлеге хезмәткәре В.Н. Главнова Казанның «Регина» ял лагереннан 25 укучы өчен «Болгар-Татарстанның туристик энҗесе»дигән мәгълүмати – танып белү чарасы үткәрде.
Бөек Болгар туристлык үзәге булып тора, шәһәрлек территориясендә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы ачылган. Бөек Болгар-төрле мәдәниятләрнең, телләрнең һәм диннәрнең гасырлар буена бергә яшәргә генә түгел, ә уникаль уртак тарих булдырырга өйрәнүләренә гаҗәеп көч урыны һәм тере һәйкәл ул. Бүген Болгар музей-тыюлыгы-Иделнең биек ярында ачык һавада урнашкан гаять зур археология паркы.
Чара барышында балалар Болгар цивилизациясе музеенда булдылар, анда музей экспозициясе белән таныштылар, музей-тыюлыкның барлыкка килүе һәм үсеше, тыюлык территориясендә үткәрелә торган тикшеренүләр һәм археологик казулар турында белделәр. Тарихи яр буе буйлап йөреп кайттык, уникаль урта гасыр һәйкәлләрен карадык. «Борынгы Болгарга сәяхәт»дигән викторина үткәрелде. Чара истәлеккә матур фотолар белән тәмамланды.