2026 елның 12 июнендә туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Н. М. Садриева
” Ватаныңны Ярат! Халык яши торган дөнья!”, Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында Россия көненә багышланган Казан шәһәреннән килгән кунаклар, шулай ук А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының фәнни хезмәткәрләре өчен.
Садриева Н. М.һәм сәфәрне оештыручы Канәфиев Илнур – «Тарихлы сәяхәтләр» проектына нигез салучы, этнографияне, туган як тарихын яратучы, тарихи туризмны популярлаштыручы, Татарстанның авторлык тарихи маршрутлары буенча автобус турларын оештыручы махсус программа әзерләделәр.
Чара музей буйлап экскурсиядән башланды, аннары дискуссия формасында «Үткәнне белмәсәң, хәзергене танымыйсың»дигән фикер алышу булды.
Аннары кунакларны җирле оста-чүлмәкче Альберт Сафеевның Сувар мотивларында балчыктан эшләнгән әйберләр күргәзмәсе җәлеп итте.
Төркемдә катнашучылар өчен борынгы Суар атмосферасына чумуның ахыры юмарт дастархан була. Кунакларны хуш исле бәлешләр һәм шифалы үләннәрдә пешерелгән затлы чәйләр каршы алды. Мәдәният йорты директоры В.Родионова һәм сәнгать җитәкчесе М. Шишкина чәйне дөрес пешерү буенча мастер-класс үткәрделәр.
Чарада 30 кеше катнашты.