23 апрель көнне музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге экор-экскурсоводы Храмов Д.П. Ульяновск шәһәре туристлары өчен «Борынгы Болгар мирасы» дигән мәгълүмати-танып белү чарасы үткәрде.
Чарада катнашучылар җиребезнең иң борынгы шәһәрләренең берсе – Болгар тарихына һәм архитектурасына мавыктыргыч чуму ясадылар. Кунаклар мавыктыргыч хикәядән аның барлыкка килү чыганаклары турында белделәр. Аннары интерактив формада XIII-XIV йөзләрдәге архитектура һәйкәлләре белән таныштылар, Бу корылмаларның билгеләнеше, декор үзенчәлекләре, төзелеш серләре, Алтын Урданың сәяси, икътисадый һәм мәдәни тормышы үзәге буларак Болгарның роле турында белделәр.
Чарада 20 кеше катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English