22 апрель көнне Самара өлкәсе Тольятти шәһәренең 9 нчы гимназиясенең 23 нче 6 нчы сыйныф укучылары өчен экскурсияләрне оештыру бүлеге экскурсоводы М. Н.Рогачева «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты кысаларында Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә (Бөтендөнья мирасы көненә) багышланган «Архитектура-тынычлык елъязмасы» дигән чара үткәрде.
Чара барышында укучылар Болгар цивилизациясе музеенда һәм Болгар шәһәрчегендә булдылар, анда борынгы Болгар шәһәре тарихы, XIII-XIV гасырлардагы уникаль архитектура һәйкәлләре белән таныштылар.Болгар шәһәрчегендәге корылмаларны саклау турында беренче Указның Петр I тарафыннан 1722 елда Казан губернаторына язган хатын укыганда чыгарылуын, ә бүген бу корылмалар һәм Болгар шәһәрчеге тарихи-архелогик комплекс буларак ЮНЕСКО саклавына алынуын белделәр.. Балалар тарих һәм архитектура белеменә тәкъдим ителгән биремнәрдә зур кызыксыну белән катнаштылар, үзләрен реставрат ролендә сынап карадылар – алынып торган агач фрагментлардан һәйкәлләрнең макетларын җыйдылар. Бу көнне балалар Болгар шәһәренең үткән тормышыннан бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр, тарих буенча белемнәрен багажга тулыландырдылар, бик күп якты тәэсирләр алдылар, ә иң активлары бүләккә борынгы шәһәр турында альбом һәм Болгар шәһәрлегенең карта-схемаларын алдылар.

 


 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу