8 апрель көнне Болгар цивилизациясе музеенда экскурсияләрне оештыру бүлеге экскурсоводы Н.Р. Галимуллина Казан шәһәреннән гаилә төркеме өчен «Татар орнаменты көйләре» дигән интерактив лекция үткәрде.
Әлеге чарада кунаклар татар орнаменты темасы белән таныштылар. Билгеле булганча, татар орнаменты Болгар мирасы нигезендә формалашкан. Ул бик озын үсеш юлы узган. Болгар осталары иҗатында чәчәк-үсемлек орнаменты, чәчәк стиле шактый үсеш ала, әйләнә-тирә табигатьнең матурлыгын чагылдыра. Шуңа күрә, борынгы бизәкне алсак, без анда татарларның ерак бабаларына хас булган әйләнә-тирә дөньяны, табигать күренешләрен күрә алачакбыз. Болгар цивилизациясе музее экспозициясе белән танышканда, кунаклар Болгар-татар орнаментының таныш элементларын табып, борынгы әйберләрнең бизәлешенә күбрәк игътибар иттеләр.
Чара ахырында кунаклар өчен «Шәрык чәчәк бәйләме» дигән зур булмаган мастер-класс һәм милли традицияләр буенча чәй эчү үткәрелде. Балалар башта букет композицияләре һәм төсләр тезмәләре белән таныштылар. Алар заготовкалар, төсле кәгазь шаблоннар ярдәмендә татар милли бизәкләрен төзегәннәр һәм мөстәкыйль рәвештә татар орнаменты белән кечерәк открытка ясаганнар.
Лекциядә 2 бала һәм 1 өлкән кеше катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English